Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Информация:


Описание:

Вакансия – Шәһәр Башкарма комитетының Автозавод районы хакимияте Башлыгы 

Урынбасарлар:

Зарипов Рамил Камил улы – район хакимияте Башлыгының халык яшәешен тәэмин итү, территорияләр советын үстерү мәсьәләләре буенча урынбасары, торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү, территориаль иҗтимагый үзидарәне үстерү бүлеге башлыгы

Әлмөхәммәтова Елена Юрьевна – район хакимияте Башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы

Бареева Айгөл Фәнис кызы – район хакимиятенең аппарат җитәкчесе, оештыру эшләре бүлеге башлыгы

Автозавод районы Яр Чаллы шәһәренең Төньяк-Көнчыгыш өлешендә урнашкан. 2006 елның 1 гыйнварында Автозавод һәм Боровецк префектуралары территорияләрен берләштерү юлы белән барлыкка килә. Ул район территориясендә җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итү һәм җирле үзидарә органнарына тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру өчен булдырыла.

Район 4 899 гектар мәйданны били, анда 189 мең кеше яши. 

Халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә исәптә торучылар: Бөек Ватан сугышы ветераннары – 284, күп балалы гаиләләр – 393, инвалид балалар – 415, өлкән яшьтәге инвалидлар – 470, КамАЗ төзелеше ударниклары – 304,    «чернобыльчеләр» – 69, хәрби хәрәкәт ветераннары – 1293, Мактаулы граҗданнар –22.

Башкарма комитетның Автозавод районы хакимияте Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының аерымланган структур бүлекчәсе булып санала, Яр Чаллы шәһәренең Автозавод районы территориясендә идарә итү функцияләрен гамәлгә ашыра.

Район структурасында түбәндәге бүлекләр эшли:

1.  Оештыру эшләре бүлеге, тел.: 32-98-31, факс 32-98-32;

2.  Территориядәге оешмалар белән үзара эшчәнлек бүлеге (бүлек башлыгы - Хөснуллин Айрат Шәүкәт улы), тел.: 57-67-45;

3.  Халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге, тел.: 32-98-38, 54-74-99;

4.  Мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт бүлеге (бүлек башлыгы - Жандарова Халидә Мәхмүт кызы), тел.: 54-95-80, 54-77-65, факс 32-98-29;

5.  Торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү, территориаль иҗтимагый үзидарәне үстерү бүлеге, тел.: 32-98-36, 54-95-80, факс: 54-76-76;

6.  Халык белән эшләү бүлекчәсе (бүлекчә мөдире - Страхова Анастасия Витальевна), тел.: 32-98-39, 56-74-16, 32-98-34;

7.  Балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе (комиссиянең җаваплы секретаре) тел.: 54-02-77.

Эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә: Яр Чаллы шәһәре, Ш.Усманов урамы, 112 (49/09) йорт, 205 каб., тел. 32-98-31.

Районның  Ветераннар советы һәм Инвалидлар җәмгыятенең адресы: 49/09 йорты, Автозавод районы хакимияте бинасы. 

Ветераннар советы рәисе (кабул итү вакыты: дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә 9.00 дән 12.00 сәгатькә кадәр):

·  Ходаковская Любовь Михайловна, эш.тел.: 57-69-50,

Инвалидлар җәмгыяте рәисе (кабул итү вакыты: дүшәмбе, чәршәмбе көннәрендә 13.00 дән 15.00, сишәмбедә 9.00 дән 11.00 сәгатькә кадәр):

·  Боровецк бүлекчәсе – Марчинская Диана Геннадьевна, эш.тел.: 56-74-16

·  Автозавод бүлекчәсе – Фәтхуллина Роза Гариф кызы, эш тел.: 56-74-16

Район хакимияте үз территориясендә түбәндәге эшләрне тәэмин итә:

·  халыкны кабул итә, гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карап тикшерә һәм алар буенча кирәкле чаралар күрә;

·  территориаль иҗтимагый үзидарәне үстерә;

·  халыкны социаль яклауга һәм аның мәшгульлегенә булышлык итә;

·  табигать территорияләрен тиешенчә карап тота, төзекләндерә һәм яшелләндерә;

·  торак-коммуналь хуҗалыгы объектларын тиешенчә карап тота;

·  социаль-икътисадый программаларны гамәлгә ашыра, мобилизация әзерлеге һәм башка мәсьәләләрне хәл итү өчен барлык төр милек оешмалары эшчәнлеген координацияли;

·  халыкка сәүдә, җәмәгать туклануы һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү өчен шартлар тудыра;

·  шәһәрнең җирле үзидарә органнары карарлары нигезендә башка вәкаләтләрне дә үти.

Автозавод районы территориясендә 25 комплекс (20, 21, 22, 23, 24, 25, 25А, 26, 27, 28, 29, 30, 46, 47, 48, 49, 50, 51, 52, 52А, 53, 54, 61, 63, 65, 69), шәхси секторда – 9 микрорайон: Боровецкида (50 А мкр.) 64, 66, 67, 67А, 68, 68А, 70А, 71 микрорайоннары урнашкан.

Автозавод районында 22 территориаль иҗтимагый үзидарә төзелгән һәм ул 100% халыкны үз эченә ала.

Торак фондта – 357 йорт, аларга 15 идарәче компания: «Челныстройремонт» ТФИ ҖЧҖ , «Камстройсервис» ТФИ ҖЧҖ , «Ремжилстрой» ТФИ ҖЧҖ , «Паритет» ИК ҖЧҖ , «Татпромтек» ТФК ҖЧҖ, «Киләчәкне төзибез» ТФИ ҖЧҖ , «Домико» ИК ҖЧҖ , «Яшьлек-Фон» ИК ҖЧҖ , «Комфортлы йортлар» ИК, Автозавод МУП, «Жилбыткомсервис» ИК ҖЧҖ , «Евросервис» ИК ҖЧҖ ,  «Торак фонды» ИК ҖЧҖ, «Уютный двор» ИК ҖЧҖ, «АльянсЖилСервис» ҖЧҖ, 5 торак милекчеләр ширкәте хезмәт күрсәтә.

Шәхси сектордагы торак йортлар саны – 1847.

Автозавод районы территориясендә Россия Федерациясенең эре Автомобиль корпорациясе – «КАМАЗ» ААҖ, шулай ук 376 сәүдә, җәмәгать туклануы һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиесе, 18 банк, 3 базар, 5 почта бүлекчәсе, 35 аптека, 7 сәламәтлек саклау учреждениесе, 1 инвалид балалар өчен тернәкләндерү үзәге, 1 балалар йорты (2 филиал); 24 гомуми урта белем бирү учреждениесе, 4 махсуслаштырылган учреждение, 41 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, 10 өстәмә белем бирү учреждениесе, 5 урта һөнәри белем бирү учреждениесе, 4 югары уку йорты, 2 яшьләр үзәге, 8 балалар-яшүсмерләр клубы, 4 китапханә, спорт учреждениесе, мәдәният учреждениесе: «КАМАЗ» мәдәният сарае, Орган залы, «Җиңү» мәдәният һәм ял паркы, «Эврика» шәһәр мәдәният үзәге, «Яр Чаллы циркы» муниципаль автономияле мәдәният учреждениесе, «Татмедиа» АҖ филиаллары – «Чаллы-ТВ» телерадиокомпаниясе, «Шәһри Чаллы», «Көмеш кыңгырау» газеталары, «Мәйдан» журналы редакцияләре, дини учреждениеләр: «Нур-ихлас», «Чишмә» мәчетләре, Свято-Вознесенский соборы, Рождество Христова храмы, Хачны торгызу чиркәве урнашкан.


Җитәкче:

Вакансия

Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Автозавод районы хакимияте Башлыгы

Хезмәткәрләр:

Оештыру эшләре бүлеге


Торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү, территориаль иҗтимагый үзидарәне үстерү бүлеге


Территориядәге оешмалар белән үзара эшчәнлек бүлеге


Мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт бүлеге


Халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге


Халык белән эшләү бүлекчәсе



Среда, 15 мая 2024, 15:32