Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр икътисадын инвестицияләү турында уңай карарлар кабул итүдә мөһим шартларның берсе булып Яр Чаллы шәһәре бюджетының ачыклык күрсәткече тора.

2013–2015 еллар чорында Кудрин Фонды инициативасы буенча гражданнар инициативаларын хуплауда Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге «Ачык бюджет» проектында катнашты.

Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге гражданнар инициативаларын хуплау буенча Кудрин Фонды бәяләвенә караганда лидерлык позициясен алды:

1) 2013 елда – Россия Федерациясенең 16 пилот муниципаль берәмлекләр субъектлары арасында 1 урын;

2) 2014 елның 1 июлендә – Россия Федерациясе төрле субъектларының 47 муниципаль берәмлеге арасында 2 урын;

3) 2014 елның 1 октябрендә – Россия Федерациясе төрле субъектларының 53 муниципаль берәмлеге арасында 1 урын;

4) 2015 елның 16 мартында – Россия Федерациясе төрле субъектларының 61 муниципаль берәмлеге арасында 1 урын.

2015 елда Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге «Бюджетны планлаштыру һәм үтәүнең югары сыйфаты өчен» номинациясендә «Җәмәгать финанслары белән идарә итү өлкәсендә Россиянең иң яхшы муниципаль берәмлеге» конкурсында җиңү яулады.

Понедельник, 20 января 2020, 08:44